Гыйбриләр Израильдән китә

«Газзә декларациясе» нигезендә урнаша башлаган ярымтынычлык Тель-Авив вәхшиләре кылган җинаятьләр масштабын күзалларга ярдәм итә. Американың сәяси һәм бизнес элиталарыннан берничә кеше Газзәдә булып, андагы җимерекләргә карап шаккатты.

Трамп кияве Джордж Кушнер җинаять урынын барып күргәч, болай диде: «Барысы да шундый хис тудыра: әйтерсең лә бу районда атом бомбасын шартлатканнар. Аннары мин кире кайтып баручы кешеләрне күрдем. Мин ЦАХАЛ (Израиль армиясе) вәкилләреннән сорадым: «Алар кая бара? Ә бит тирә-якта хәрабәдән башка берни юк». Солдатлар җавап бирде: «Алар җимерелгән йортлары торган урыннарына кире кайта, шунда чатырлар корырга телиләр». Бу бик кызганыч, чөнки аңлыйсың – аларның бүтән барыр җире юк».

Үткән тәүлекләрдә яклар мәетләр алмашуны дәвам итте. Фәләстыйн каршылыгына үтерелгән тотакларны табу кыен, чөнки Газзәнең йөзе танымаслык булып үзгәргән. Тагын шуны искәртик: тотаклар нигездә ЦАХАЛның бомбага тотулары нәтиҗәсендә үтерелде. Аларга карата ХАМАС көч кулланмады. Ә менә Израиль урлап алып киткән газзәлеләрнең мәетләре сиончылар тарафыннан котчыккыч газапланып үтерелгән эзләр белән кире кайтарыла. «Ватаным» хәбәрчесе мәгълүматны гыйбриләрнең үзләреннән ала. Israelinfo порталы сишәмбе көнне, мәсәлән, мондый баш астында язма бирә: «Дөнья матбугаты хәбәр итә: Израиль Газзәгә шәхесләре ачыкланмаган, җәзалау һәм мәхкәмә карарыннан башка үтерү эзләре булган мәетләрне кире кайтара». Болар – Газзәнең тыныч халкы. Израиль хәрбиләре табибларны, хастаханәләрдәге авыруларны сугыш барышында кулга алып, чишендереп, кулларын артка бәйләп алып китте. Солдатлар үзләре үк бу хакта видеолар төшереп, интернетка элеп мактанды. Хәзер мәетләрен килешү нигезендә кире кайтаралар. 2024 елгы мәгълүматлардан ук инде, Израиль төрмәләре моргларында мең ярымнан артык фәләстыйнлы мәете барлыгы билгеле.

Ике еллык сугыш Израильнең үзе өчен дә эссез үтмәде. «Вәгъдә ителгән җир» (Обетованная земля) дигән ялганга ышанып, Фәләстыйнга килгән гыйбриләр илне ташлап кача башлады. Соңгы елларда китүчеләр саны килүчеләр саныннан ашып, 146 меңгә җиткән. Бу – моңарчы күзәтелмәгән хәл. Сиончылар эмиграцияне туктату өчен ни эшләргә белми. Иран белән 12 көнлек сугыш вакытында хәтта илдән чыгуны тыеп торырга мәҗбүр булдылар, югыйсә Израиль урынында ярымбушлык каласы иде. Бу Фәләстыйнның кем ватаны икәнен үзе үк әйтеп тора. Тарихта тиңе булмаган утка тотулар астындагы газзәлеләр илләреннән китәргә теләми, чатыр корып, ачлы-туклы булса да, яшәргә ризалар. Гыйбриләр исә беренче кыенлыкларда ук качу ягын каера.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре