Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов ТАСС белән әңгәмәсендә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң COVID-19га бәйле вәзгыятьнең ничек үсүенең ике сценарие бар һәм алар икесе дә кешеләргә бәйле, дип сөйләгән.
Горелов сүзләренә караганда, әгәр россиялеләр Яңа ел бәйрәмнәре вакытында коронавирусны профилактикалау буенча рекомендацияләр һәм кагыйдәләрне бозса, гыйнвар аенда авыручылар санының яңа күтәрелүе булырга мөмкин.
Әгәр халык барлык чикләү рекомендацияләрен үтәсә, эпидпроцессны стабильләштерү ныгыячак.
Шул ук вакытта белгеч Россиядә коронавирус таралуга бәйле вәзгыятьне пессимистик фаразларга нигез юк, дип белдергән.
Горелов кирәкле куркынычсызлык чараларын санап чыкты. Ул россиялеләргә җәмәгать транспортыннан, сәүдә үзәкләрендә һәм башка ябык биналарда йөрүдән тыелырга тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез