Газетага язылу

Гыйнвар аенда Татарстанда Минтимер Шәймиевка багышланган шахмат турниры узачак

2027 елның гыйнварында Халыкара шахмат турниры оештырылачак һәм ул Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исемен йөртәчәк.

Бу хакта ТР Рәисе юлламасыннан соң ТР Спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

"Киләсе ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде. Ул безнең республика һәм илебез өчен легендар кеше. Без гыйнварда Минтимер Шәрип улына багышлап зур Халыкара шахмат турниры уздырачакбыз", - дигән ул . Аның сүзләренчә, Шәймиев шахмат уйнарга ярата һәм аны югары дәрәҗәдә башкара.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елны республикада Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре