Гыйнвар аеннан Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең пенсиясе артачак

Татарстан Хөкүмәте 2024 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең дәүләтнеке булмаган (өстәмә) пенсиясе күләмен арттырачаклар. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән боерыкка кул куйган, дип яза “БИЗНЕС ONLINE”.

Шулай итеп, Яңа елдан пенсия 340 сумга артачак. Боерыкта әйтелгәнчә, карар бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең социаль якланылышын көчәйтүмаксатында кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез: өстәмә алу өчен төп шарт булып сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, социаль яклау өлкәсендә, башка өлкәләрендә зур хезмәт стажына: хатын-кызлар өчен – 20 еллык, ир-атлар өчен – 25 еллык хезмәте стажына ия булу тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре