Антирейтингка Казан һәм башка зур шәһәрләрнең предприятиеләре эләккән. Исемлектә беренче урында – “Лаборатория РТХ” компаниясе. Аның йөртүчеләре 343 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Казаннан “МУП ПАТП 2” икенче урынга чыккан: 305 бозу очрагы. “Казан май комбинаты” (291) өченче урынга “кунаклаган”.
Бишлеккә шулай ук кергән:
“Детали машин” компаниясе (Чаллы ш.) – 206 бозу очрагы;
“ПК ПРОФСНАБ” оешмасы (Казан ш) – 195.
Моннан тыш антирейтингка Алабугадан “АВП ГРУПП” (154 бозу очрагы), Казанның “ИТЦ ТКС ПОВОЛЖЬЕ” һәм “ПСО Казань” (һәркайсының – 149), шулай ук Әлмәттән
"НЕФТЕСТРОЙЭНЕРГО” (128 очрак) эләккән.
Исемлектә Зәйнең “ТРАНСХИМРЕСУРС” предприятиесе соңгы урынны алган (115 бозу). Бу компанияләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмауның барлыгы 2000нән күбрәк очрагына юл куйган.
Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автомобиль инспекциясенең статистика мәгълүматлары куркыныч саннардан тора: ел башыннан бирле республика юлларында 776 авария булган: 88 кеше үлгән, 938е җәрәхәтләнгән-имгәнгән.
Хөкүмәт комиссиясе оешмалар җитәкчеләрен хезмәткәрләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә, даими инструктажлар үткәрергә чакыра. Кагыйләләрне санга сукмау, тизлекне арттыру, юлда хәтәр хәрәкәтләнү административ җаваплылыкка китереп кенә калмыйча, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә дә турыдан-туры яный.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез