Газетага язылу

Гыйнвар ничек башланса, ел шулай узар (10 киңәш)

Алда тагын бер атналык ял көтә. Кемнәрдер эшкә дә чыккандыр. Сезнең өчен берничә киңәш әзерләдек. Ял көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп уздырыйк.

Гыйнвар ничек башланса, ел шулай узар (10 киңәш)
ru.pinterest.com

1. Туклануны сәламәт булу өчен үзгәртегез

Гадәттә без диетаны артык килограммнардан котылу өчен тота башлыйбыз. Ләкин бу – кыска вакытлы мотивация, чөнки куелган максатка ирешкәч, туклану янәдән элеккечә булачак.

Шуңа күрә быел башкача эшләп карагыз: рационны физик һәм менатль сәламәтлекне ныгыту өчен үзгәртегез. Иң гади юл – шикәр куллануны киметегез.

2. Кирәкмәгән әйберләрдән котылыгыз

Гадәттә, артык әйберләрдән Яңа ел алдыннан котылалар, ләкин декабрь аенда моның өчен вакытыгыз булмаган икән, моны гыйнварда эшләгез. Кием-салым, савыт-саба, техника, косметика, документлар, китапларны карап чыгыгыз: гомумән, өйдә сакланган кирәкмәгән һәрнәрсәне барлагыз. Чынлап та кулланнырдайларны гына калдырыгыз, калганнарын ташлагыз, сатыгыз яки бүләк итегез.

Артык әйберләрдән котылганнан соң, өйдә тәртип саклау җиңелрәк булыр.

3. Сәламәтлекне кайгыртыгыз

Сәламәтлек өчен мөһиме – аны тикшертеп тору. Әгәр зарларыгыз булмаса, төп анализларны тапшыру, стоматологка күренү, флюорография һәм УЗИ үтү җитә.

Әгәр сезнең даими авыртуларыгыз бар икән, диагноз куеп, дәвалау билгеләячәк профильле табибка язылу кирәк.

4. Еллык максатлар исемлеген HARD методы буенча төзегез.

HARD методы буенча, максатлар түбәндәгечә языла:

H, heartfelt — чын, йөрәктән чыккан;

A, animated — күз алдына китерерлек;

R, required — кирәкле һәм мөһим;

D, difficult — катлаулы, хәтта ирешеп булмаслык булып күренгән

Мондый максатлар исемлеге, гадәттә, кыска була. Бәлки, ул бер пункттан гына торыр, ләкин йөрәкне җибәрергә тиеш. Үзегезне чикләмәгез, эмоцияләрегезгә ирек бирегез, сезне чынлап та канатландырырлык нәрсәләрне табырга тырышыгыз. Аннары зур максатларны берничә пунктка да бүләргә мөмкин.

5. Финанс хәлегезне кайгыртыгыз

Көтелмәгән тормыш хәлләре булган очракта, запас акча булу бик мөһим. Аның ярдәмендә сез гадәттәге тормыш дәрәҗәгезне саклый аласыз. Кирәкле сумманы туплау өчен, һәр керемнән, кимендә, 10 % саклап кую гадәтен формалаштырыгыз.

6. Кышкы спорт белән шөгыльләнә башлагыз

Әгәр сез беркайчан да тимераякта шумаган, чаңгыда яки сноубордта йөрмәгән булсагыз, менә шул вакыт җитте. Әйе, нәкъ бүген. Яңа ел бәйрәме – яңа мөмкинлекләр чоры да. Һичьюгы, балалар белән белән таудан булса да шуып кайтыгыз.

7. Күптән укыйсы килгән китапны укыгыз

Һаман вакыт таба алмыйча, берничә ай яки хәтта еллар буе укылмый калган китабыгыз бардыр. Яңа ел ялларында вакыт җитәрлек. Укый башлагыз әле... Ничек рәхәт икәнен аңламый да калачаксыз. Матур гадәтне алга таба да дәвам итегез. Көне буена 15-20 минут вакыт табарга тырышыгыз.

8. Мәдәни чарага барыгыз

Каникулда ашап, йоклап, күңел ачып кына калмыйча, мәдәни яктан да үсеш алырга мөмкин. Алда бер атна ял көтә. Балаларны төрле күңел ачу чараларына йөртәбез, еш кына үзебез турында онытып та җибәрәбез. Нәкъ шулай, үзегез генә (дусларыгызны да чакыра аласыз) сынлы сәнгать галереясендә күргәзмәгә, музейга барыгыз, спектакль карагыз, балет тамаша кылыгыз, опера яки симфония оркестрын тыңлагыз. Гадәти булмаган чара сайлап алырга һәм элек булмаган урыннарга барырга тырышыгыз.

9. Өегездә тәртип урнаштырыгыз

Сүз генераль уборка турында бармый, ә Яңа ел бизәкләрен, чыршыны, төсле утларны, савыт-сабаны һәм башка бәйрәм атрибутларын алып куеп, фатирыгызга яки йортыгызга гадәти күренешен кайтару турында. Яңа ел бәйрәмнәре белән хушлашу күпләр өчен күңелсез, ләкин шул ук вакытта мондый җыештыру урынны бушата, иркенлек хисен бирә. Бәйрәмнән соң нормаль тормыш ритмына тиз кайту өчен бу иң яхшы ысул.

10. Саф һавада йөрегез.

Үз шәһәрегездә яки авылыгызда турист буларак йөреп кайтыгыз. Хәтта ничә тапкыр күргән урыннарны да беренче тапкыр күргән кебек карагыз. Күзәтегез, сокланыгыз. Чынлап, башка күзлектән карагыз. Гомумән, саф һавада йөрү гадәтен арттырыгыз. Бу сезгә физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да сәламәтләнергә ярдәм итәчәк.

Күпләр өчен гыйнвар никтер авыр ай санала, чөнки яңа елның рәхәт бәйрәм яллары артта кала, көннәр дә кыска, кояш бик аз күренә, ә язга әле ерак. Ләкин гыйнварның бик мөһим ай икәнен дә онытмагыз! Ул киләчәк елның ничек узасын билгели, шуңа күрә яхшыга өметләнергә һәм яңа, кызыклы вакыйгаларга турында хыялланырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре