Газетага язылу

Гыйнварда ял көннәре эш көннәреннән күбрәк булачак

2026 елның гыйнварында россиялеләрнең ял көннәре саны эш көннәре саныннан артып китәчәк.

2026 елның гыйнварында россиялеләрнең ял көннәре саны эш көннәре саныннан артып китәчәк. Бу айда 15 көн эшләп, 16 көн ял итәчәкбез. Бу хакта Superjob сервисының юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Эксперт сүзләренчә, елның беренче ае гадәттәгечә җитештерү календаре буенча иң кыскасы булып тора, иң озын яллар да нәкъ менә гыйнварда булачак.

Классик биш көнлек атна графигы буенча эшләүче хезмәткәрләр өчен өзлексез Яңа ел каникуллары 2025 елның 31 декабрендә башланды һәм 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, ял итүнең гомуми озынлыгы 12 көн тәшкил итә.

Южалин бу озын ял көннәренең ничек шулай күп булуын да аңлатты: аларда 31 декабрь күчерелгән ял көне, 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр рәсми эшләми торган бәйрәм көннәре, 7 гыйнвар Раштуа көне, шулай ук 9 гыйнварга күчерелгән ял көн һәм 10 һәм 11 гыйнвар календарь ял көннәре кертелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре