Гыйнварда ипотека кредиты алучылар рекордлы санда арткан

Гыйнвар аенда узган елларның шушы аендагыга караганда рекордлы санда ипотека кредиты бирелгән. Торак базарын, элеккә үк, ташламалы дәүләт программасы “тотып” тора. Әмма ул инде июль ахырында тәмамланырга мөмкин.

“Дом.РФ” аналитика үзәгенең башлангыч мәгълүматларына караганда, 2021 елның гыйнварында барлыгы 265 миллиард сумга 96 мең ипотека кредиты бирелгән. 2020 елның гыйнварында исә 189 миллиард сумга 78 мең кредит бирелгән булган (Үзәк банк мәгълүматлары нигезендә). Шулай итеп, бирелгән кредитлар саны – 19 процентка, ә инде шулар буенча бирелгән акча күләме – 29 процентка арткан.
Хәер, 2021 елның беренче ае нәтиҗәсе узган елның декабрендәгегә караганда (560 миллиард сум ипотека бирелгән) күпкә кайтыш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ипотека

Көн хәбәре