Гыйнвардан үзмәшгульләргә түләнә торган больничный алу мөмкин булачак

Киләсе елдан үзмәшгульләр социаль фондта ирекле рәвештә иминиятләштерелсәләр һәм даими рәвештә взнослар кертсәләр, түләүле больничныйлар рәсмиләштерә алачак. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте дип яза ТАСС агентлыгы.

Мишустин сүзләренчә, взносның максималь күләме елына 35 яки 50 мең, шул ук вакытта айлык түләүләр якынча 1 300 – 1 900 сум була, төгәл сумма стажга һәм башка факторларга бәйле.

«Сәламәтлеккә бәйле проблемалар, әлбәттә, кешене керемсез калдырып, кесәгә сугарга мөмкин. Социаль иминиятләштерүдә ирекле катнашу – мондый очракларда үз иминлегеңне кайгырту», – диде Мишустин.

Үзмәшгульләр өчен эксперименталь салым режимы белән беррәттән 2028 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре