Бүген Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова биредә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләр белән очрашкан. Ул хәрбиләргә Татарстанда социаль ярдәм чаралары һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләгән, шулай ук аларның сорауларына җавап биргән.
“Быел без госпитальләрдә махсус хәрби операцияләрдә катнашучылар белән очрашабыз, аларга, шулай ук гаиләләре әгъзаларына тиешле барлык социаль ярдәм чаралары турында сөйлибез. Социаль фонд аша, социаль яклау органнары аша тиешле ярдәм чараларын аңлатабыз. Бу егетләрнең инде хәзер хәрби хезмәттән китәчәкләрен исәпкә алып, аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен карыйбыз”, – дип билгеләп үткән Эльмира Зарипова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, хәзер СВОда катнашучыларны, шул исәптән инвалидларны эшкә алырга әзер булган эш бирүчеләрнең аерым исемлеге алып барыла.
“Хәзер бу исемлектә республиканың 400дән артыграк эш бирүчесе тәкъдим иткән 2,5 мең чамасы вакансия бар. Әлбәттә, без вакансияләр белән кайда танышырга мөмкин булуы турында, уку-белемне чарлау мөмкинлекләре турында сөйлибез, резюме язарга өйрәтәбез. СВО катнашучылар арасында хәрби хезмәткә кадәр эшләмәүчеләре дә бар. Аларга яңа һөнәргә ничек өйрәнергә икәнен аңлатабыз”, – дип билгеләп үткән ул.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, “Кадрлар” илкүләм проекты нигезендә 360 программа буенча хезмәт базарында кирәкле яңа һөнәр үзләштерергә мөмкин.
“Бүген кадрлар кытлыгын исәпкә алып, һәр хезмәткәрнең бик кадерле булуын әйтәсем килә. Әлбәттә инде, элекке хәрби хезмәткәрнең, яңа белгечлек үзләштереп, яңа эш урынына килүе мөһим”, – дигән министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез