Газетага язылу

Һәркемнең бурычы: армиядә хезмәт итүдән качуны кисәтү турында проект тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасына Ватанны саклаудан читләштерүгә юнәлдерелгән җимергеч пропагандага юл куймаска ярдәм итәрдәй закон проекты кертелгән.

Төзәтмәләр авторларыннан берсе, Дәүләт Думасының Иминлек комитеты рәисе Василий Пискарев “Российская газета” хәбәрчесенә шул хакта белдергән. Аның әйтүенчә, “Хокук бозуларны кисәтү системасы нигезләре турында” федераль законга яңа нигезләмәләр өстәү тәкъдим ителгән. “Тарихи дөреслекне бозуга каршы көрәшү буенча профилактик чараларны көчәйтү тәкъдим ителә, – дип белдергән депутат. – Дустанә булмаган илләрнең махсус хезмәтләренең Россия тарихын бозып күрсәтү эшен туктатмауларын һәм, хокукка каршы гамәлләргә котыртып, җәмәгатьчелек аңына йогынты ясауларынын күреп торабыз”.

Пискарев фикеренчә, хокук бозуларны кисәтү системасын камилләштерү иминлекне, ил мәнфәгатьләрен һәм традицион рухи-әхлак кыйммәтләрне саклау чараларының нәтиҗәсен көчәйтү мөмкинлеге бирәчәк. Шул исәптән Ватанны саклаудан качуга юнәлдерелгән җимергеч пропагандага киртә куярга ярдәм итәчәк. “Яшьләрдә тәнкыйди фикерләү һәм фэйкларга ышанмауны булдыру гражданлык җаваплылыгын ныгыта. Ватанны саклау данлыклы тарихыбыз, бүгенгебез турында һәм һәркайсыбызның гражданлык бурычы турында дөреслектән башлана”, – дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре