Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, федераль юлларда шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Чикләүләр 15.00 сәгатьтән һава шартларын яхшырганчыга кадәр кертелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".
 
«Волго-Вятскуправтодор» автомобиль юллары федераль идарәсендә автомобиль юлларының нинди участокларында чикләүләр кертелүен билгеләп үттеләр. Шулай итеп, түбәндәге юлларда хәрәкәтне чикләделәр:
М7 Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан — Уфа;
М7, Ижевск һәм Пермьга бару юллары;
М7, Кировка бару юлы;
Р241, Казан - Буа — Ульяновск;
Р239 Казан - Оренбург - Акбулак — Казахстан Республикасы белән чик;
Р239, Аэропортка бару юлы;
А295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән - М7 «Идел» автомобиль юлы;
А151 Цивильск - Ульяновск.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез