Узган ике тәүлектә Татарстанда явым-төшем булмады диярлек. Һава температурасы тәүлек дәвамында -4...-9 градус чикләрендә тирбәлде.
Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе – 23 ноябрьдә, көньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава торышы бозыла. Көнбатыш районнарда – юеш кар, көньяк районнарда – карлы-бозлы яңгыр, урыны белән буран, бозлавык көтелә. Һава температурасы көндез -2...-7, төнлә -4...-9 градус. Юлларда кар көртләре, урыны белән көчле бозлавык. Пәнҗешәмбе – 24 ноябрьдә явым-төшемле һава саклана. Көндез -1...-6, төнлә -3...-8 градус салкын булачак.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга-шимбә – 25 һәм 26 ноябрьдә һава торышы яхшырачак. Аз гына кар, көндез термометрның терекөмеш баганасы -2...-7 градуска, төнлә -6...-11 градуска кадәр төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез