Һава торышы: яңгыры да, җылысы да, көчле җиле дә булачак

Бүген, 5нче июньдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә көчле яңгыр явачак, көндез шулай ук урыны белән яшенле яңгырлар явуы мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 13-15 градус, көндез 21-23 градус җылы булачак.

Тулаем республика буенча төнлә һава температурасы +11...+16 градус, көндез +19...+24 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы

Көн хәбәре