Һава торышы начар булганда, офис хезмәткәрләрен өйдә эшләүгә күчерүне тәкъдим иткәннәр

Хезмәт бурычлары теләсә кайда эшләү мөмкинлеге биргән офис хезмәткәрләрен һава торышы начар булганда “удаленка”га күчерергә кирәк. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый фикер әйткән.

“Үз бурычларын теләсә кайда тулысынча үти алучы хезмәткәрләрнең һава шартлары начар булганда өйләрендә генә эшләве үзләренә дә, эш бирүчегә дә уңайлы булачак, транспорт инфраструктурасы да җиңелрәк сулап куячак”, – дип билгеләп үткән депутат.
Ул пандемия чорында мондый тәҗрибәнең инде кулланылганлыгын искә төшергән.
“Өйдә торып эшләүне билгеләгән хезмәт законнары нормалары пәйда булды”, – дип басым ясап әйткән Нилов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре