Газетага язылу

Һава торышы начар булу сәбәпле, трассаларда чикләүләр кертелде

«Казан – Оренбург» федераль автомобиль юлында (Әлмәткә кадәр), «Казан – Ульяновск» федераль автомобиль юлында автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәткә вакытлыча чикләү кертелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе.

Чикләүләр һава торышы һәм юл шартлары начар булу сәбәпле, имин юл хәрәкәтен тәэмин итү максатларында кертелгән.

Алар һава шартлары яхшырганчы гамәлдә булачак. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.

Дәүләт автоинспекциясе торак пунктлардан чыгып китмәскә өнди.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре