«Республикада һава шартлары көнбатыш циклонның алгы өлеше йогынтысында формалаша. Республиканың көнбатыш өлешендә кар, урыны белән буран, тизлеге секундына 15-16 м булган җил, күз күреме бер-ике километрга кадәр начарлана, ә Казан халыкара аэропортында 900 м га кадәр», - дип аңлатты ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
Республикада кар катламының биеклеге Чистайда 13 см, Алабугада 32 см, Казанда 27 сантиметрдан артып китәчәк.
"Бүген процессның башы гына, пик иртәгәге көнгә туры киләчәк. Җепшек кар көтелә – 20 мм га кадәр, бу айлык норманың 40-45%ын тәшкил итәчәк. Күз күреме 500 м һәм аннан да түбәнрәк булган буран, көньяктан көчле җил секундына 15-20 м, урыны белән секундына 23 метрга кадәр булыр дип көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак», - дип хәбәр итә Гидрометеорология үзәге башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез