Иртәгә – 22 майда алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен һәм боз көтелә. Шул ук вакытта көндез тагын да җылыта: һава температурасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.
Кайбер районнарда яшен һәм боз көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Көндез – урыны белән секундына 23 метрга кадәр.
Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы +6...+11 градус чикләрендә тирбәләчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда көндезге һава температурасы +19...+21 градус тәшкил итәчәк. Төньяк-көнбатыштан 6-11 метрга кадәр тизлектә җил.
Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, 21-30 май аралыгында һаваның уртача температурасы нормага туры киләчәк. (Татарстан буенча норма +15,2, Казан буенча +15,6 градус).
Татарстан Гидрометеоүзәге җитәкчесе Филикс Гоголь сүзләренә караганда, майның беренче өч атнасында республика башкаласында явым-төшем күләме 83 мм булган. Бу – айлык норманың 220 проценты. Кичә яуган явым-төшем күләме генә дә айлык норманың (13 мм) 35 процентын тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез