8 майда көндез атарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәр дип фаразлана.
Шуңа бәйле рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында ышыкланмаска киңәш итә.
«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны - 112», - диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез