Төнлә температура -6..-11 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3..-8 градус булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Чәршәмбе, 7 гыйнварда, чираттагы циклон якынлашу белән һава шартларының начарлануы көтелә. Төнлә көнбатыш районнарда урыны белән кар явачак, көндез республика буенча кар явуы, буран чыгуы көтелә. Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, көндез -4..-9 градус булыр дип фаразлана.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 8-9 гыйнварларда, көньяк циклон тәэсирендә республикада җепшек кар, яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран көтелә, юлларда бозлавык хасил булачак. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура -5..-10 градус булса, көндез +1..+4 градуска кадәр җылытачак. Юлларда бозлавык һәм урыны белән кар көртләре сакланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез