Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы бозыла. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, шимбә – 29 октябрьдә төньяк циклон яңгыр, юеш кар алып киләчәк.
Һава температурасы асылда үзгәрми: көндез 0...+5 булса, төнлә –4...+1 градус. Якшәмбе – 30 октябрьдә бөтен республика күләмендә һава торышы начараю көтелә. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +2...+7 градус, төнлә –2...+3 градус күрсәтәчәк. Киләсе атна башында җепшек кар явасын, юлларда бозлавык буласын фаразлыйлар. Һава температурасы –1...+4 градус чикләрендә тирбәләчәк.
ЮХИДИ машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез