«Татарстанга визит барышында без хезмәттәшлекне җайга сала алырлык аерым өлкәләрне билгеләдек», – диде ул.
Аның әйтүенчә, алар бигрәк тә икътисадый дипломатия, мәдәни дипломатия һәм спорт дипломатиясе өлкәсенә кагыла. «Беренче юнәлеш-туризм. Туристларны таулар, комлыклар, елгалар һәм рухи урыннар кызыксындырырга мөмкин. Икенче юнәлеш-аюрведа, йога һәм сәламәтләндерү практикалары өлкәсендә хезмәттәшлек. Өченчесе-тәмләткечләр, борыч, кофе сатуны үстерү. Дүртенче юнәлеш - IT-сектор һәм академик белем бирү, студентлар, укытучылар алмашу программалары», – дип сөйләде Бенси Джордж.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез