Инициатива авторлары башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча мәҗбүри дәресләрне дүшәмбедән җомгага кадәр уздырырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта шимбә көнне дәрестән тыш, мәдәни, спорт һәм башка тәрбия чаралары уздырырга телиләр.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, кайбер мәктәпләрдә элеккечә алты көнлек уку атнасы гамәлдә, шуңа күрә мәҗбүри дәресләр шимбә көннәрендә дә уза. Нәтиҗәдә, уку елының күпчелек өлешендә атнада укучының мәҗбүри дәресләрсез бер генә тулы көне кала.
Шул ук вакытта шимбә көннәрендә уку турында карар билгеләнгән режимга бәйле рәвештә һәр мәгариф оешмасы тарафыннан мөстәкыйль кабул ителә.
Инициатива авторлары фикеренчә, биш көнлеккә күчү Россиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары өчен мәҗбүри дәресләрнең бердәм графигын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, балаларда атнага ике көн мәҗбүри дәресләр булмаячак, мәктәпләр арасында шимбә дәресләре мәсьәләсендә аермалар юкка чыгачак, ә шимбә үзе ирекле белем бирү, спорт, мәдәни һәм тәрбия чаралары өчен калачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез