Газетага язылу

Һөҗүмгә дучар булган генералның хәле турында сөйләделәр

Мәскәүдә үзенә һөҗүм иткән вакытта яраланган Россия Генераль штабы Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары генерал-лейтенант Владимир Алексеевның хәле тотрыклы.

Ул әлегә  реанимациядә, дип яза “РИА Новости”, үз чыганаклары мәгълүматларына таянып. ФСБ һөҗүм итүчене дә, ярдәмчеләрен дә тоткарлаган. Алар үз гаебен таныган. Моңа кадәр Алексеевның аңына килүе, гомеренә куркыныч янамавы турында мәгълүм булган иде. Исегезгә төшерәбез: Владимир Алексеевка 6 февральдә Мәскәүдәге торак йорт эчендә һөҗүм ителгән. Аңа утлы коралдан атканнар. Берничә көннән соң Федераль  иминлек хезмәте һөҗүм итүченең – Украина гражданины  Любомир Корбаның тоткарлануы турында хәбәр итте. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә качып китәргә өлгергән. Әмма аны Дубайда тоткарлап. Мәскәүгә алып килгәннәр. Бер ярдәмчесе – Виктор Васин да тоткарланган. Анысы да үз гаебен таныган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре