• Фото: ясалма фәһем

«Йә син хезмәт хакын сорыйсың, йә башка берәүгә ялланып эшкә барасың, йә мине аер»

Ризык Аллаһы Тәгаләдән

Хәбиб Әҗәминең хатыны, акча эшләсен дип, гел ирен ялланып эшләргә куа торган булган. Аның бик тә байлыкта һәм мул тормышта яшисе килгән. Көннәрдән бер көнне Хәбиб Әҗәми хатынының бу үзсүзлегеннән арып, иртән өеннән чыгып киткән һәм бер аулак җиргә барып урнашкан. Анда кичкә кадәр гыйбадәт кылган.

Кичен бернәрсә дә алып кайтмаган ирен күргәч, хатыны: «Нәрсә булды? Син бернәрсә дә сатып алмагансың, акча да алып кайтмагансың. Әллә син бүген эшләмәдеңме?» – дип сорау биргән. Ире хатынына: «Мин бүген бик бөек һәм юмарт булганга хезмәт иттем һәм шуңа да аннан хезмәт хакы сорарга оялдым», – дип җавап биргән. Шулай өч көн дәвам иткән. Хәбиб Әҗәми иртән өеннән чыгып киткән, көне буе гыйбадәт кылган. Кичен буш кул белән өенә кайтып, хатынының сорауларына шундый ук җаваплар кайтарган. Өченче көн кичен хатынының бу хәлләргә сабырлыгы бетеп, түзмәгән, иренә болай дип әйткән: «Йә син хезмәт хакын сорыйсың, йә башка берәүгә ялланып эшкә барасың, йә мине аер».

Хәбиб Әҗәми иртән, гадәттәгечә, өеннән чыгып киткән. Кичен өенә кайтып кергәч, тәмле ризык исе борынына бәрелгән. Хатыны бик шатлыклы йөз белән ирен каршы алган һәм иренә: «Син ялланып эшләгән хуҗаң безгә бик күп ризык һәм бер янчык алтын җибәргән», – дип әйткән. Бу сүзләрне ишеткәч, ире елап җибәргән һәм хатынына болай дип әйткән: «Болар барысы да – иң юмарт булган Аллаһы Тәгаләдән». Шуннан соң аның хатыны бик үкенгән һәм башка иренә мондый теләкләрен белдермәскә сүз биргән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре