Газетага язылу

Ягудин Камилә Вәлиева турында: «Аны алып ташладылар»

2002 елда фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы исемен яулаган Алексей Яһудин Камилә Вәлиевага нейтраль статус бирелмәвен һәм аның киләсе елда Россия чемпионатында катнашу мөмкинлеген үзенчә аңлатып үткән.

Олимпия чемпионы фикеренчә, фигурист кыз бик авыр хәлдә калган.

“Минемчә, чыгу юлын табып булмаган бик авыр хәлдә ул. Нейтраль статусыннан мәхрүм иттеләр. Үткәндәгеләр, парга әйләнеп, юкка чыга алмыйдыр. Әмма көннәрдән бер көнне: “Юк-юк, кил”,  – дип чакырырга да мөмкиннәр. Гәрчә, дөресен генә әйткәндә, мин моңа ышанмыйм”, – дип белдергән Яһудин "ДоброFON” YouTube-каналындагы видеода.

Ул шулай ук тренер Светлана Соколовскаяның Марк Кондратюкны телгә алып, әле ярый, спортчының бозга чыгуын тыймыйлар, дигән сүзләрен искә төшергән.

“Камиләгә да туры килә торган сүзләр, дип уйлыйм”. – дип билгеләп үткән Ягудин. Аның әйтүенчә, Камилә Вәлиева соңгы елларда фигуралы шуу өлкәсендә иң оста, иң зәвыклы шуучыларның берсе булган.

“Мондый кешеләр – бармак белән генә санарлык. Һәм бу кешене спорт дөньясыннан, ул гына да түгел – сәнгать дөньясыннан алып ташладылар, кешене тоттылар да алып ташладылар. Бик-бик кызганыч”, – дип йомгак ясаган сүзенә Ягудин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре