Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, янгын куркынычсызлыгы буенча гамәлдәге таләпләрдә телефоннан файдалануны турыдан-туры тыю юк, МЧС алга таба да мондый тыю кертүне күздә тотмый.
Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары 1 июньнән әлеге тыюның кертеләчәге турында язган иде. Очраклы гына очкын барлыкка килү куркынычы сәбәпле, АЗСта телефоннан файдаланырга ярамаячагы, терминалда QR-код буенча түләүгә генә бу тыюның кагылмаячагы турында хәбәр ителде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез