Бу турыда Татар-информ яза.
Бәйрәм керәшен колориты белән бай булачак: Май чабу традицияләре, халык җырлары һәм биюләре, көйләр һәм әйлән-бәйлән уйнаулар, ярышлар һәм күңелле уеннар – һәркайда шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрәчәк.
Театральләштерелгән прологта һәм концерт программасында «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Казан шәһәреннән «Казансу» фольклор ансамбле, «Зәкәрия» фолк-группасы артистлары катнашачак. Җырчы Алинә Әхмәтшина да үзенең чыгышы белән сөендерәчәк.
Чараның кульминациясе Май чабу карачкысы белән саубуллашу – кышны озатуны символлаштырган матур йола булачак.
Чара дәвамында матур фотозона эшләячәк – бәйрәм турындагы истәлекләрне озак елларга сакларлык фотолар төшерә аласыз.
«Май чабу» балалар да, өлкәннәр дә күңеленә хуш киләчәк, шатлык бүләк итәчәк, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез