Бүген Саха (Якутия) республикасында Федераль Сабан туе уза.
Зурлар арасында узган көрәш ярышында 70ләп егет бил алышты. Көрәштә иң көчлесе булып Радик Сәлахов танылды. Бу Радикның быелгы өченче зур җиңүе булды. Моңа кадәр ул Болгарда узган бәйгедә машина откан иде. Узган атнада Зәйдә узган Сабан туенда баш батыр булып танылды һәм машина алды. "Якутиядә җиңүем аеруча кадерле, чөнки мин бирегә 7 мең чакрым юл узып килдем", - дип белдерде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез