Газетага язылу

Якутиядән Татарстандагы авыл мәктәбенә тәҗрибә уртаклашырга кайтканнар

Бу көннәрдә Балтач районының Урта Көшкәт мәктәбе Саха (Якутия) Республикасы делегациясен кабул иткән.

Якутиядән Татарстандагы авыл мәктәбенә тәҗрибә уртаклашырга кайтканнар
Автор фотосы

Таулы улусы (районы) мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм ун мәктәп директорын берләштергән әлеге делегация, ерак араларны якын итеп, әлеге мәктәпнең профильле белем бирүдәге эшчәнлеге, тәҗрибәсе белән якыннан танышу, өйрәнү максаты белән килгән.

Кунаклар биредә "Үсеш ноктасы" үзәгенең профильле белем бирүдәге мөмкинлекләре турында ачык дәресләр, "ФизМат алгарыш" проекты буенча мастер-класс караган, агротехнологик классларда белем алучы укучылар исә үзләренең проектлары белән таныштырган. Соңыннан ике коллектив бүгенге мәктәп белән идарә итү темасына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә фикерләр алышкан, үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан.

Килгән кунаклар Татарстанда, аерым алганда гади бер авыл мәктәбендә заманча белем бирүдәге мөмкинлекләргә, укыту һәм тәрбия процессындагы яңалык- традицияләргә югары бәя биргән. Ике як та мондый тәҗрибә уртаклашуларны, хезмәттәшлекне дәвам итәргә дип килешкән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре