Вашингтон инде икенче тапкыр фарсыларны тозакка куып кертте: сөйләшүләр барган хәлдә хыянәтчел рәвештә һөҗүм итте. Иран лидеры аятулла Хәмәйни һәм илнең югары җитәкчелегенең зур өлеше юк ителде.
Тәһранда вакыйгалар үсешенең мондый сценариен күз алдында тотканнар иде: үтерелгән лидерларны шунда ук алыштыру әзерлеге сугышка кадәр үк күрелде. Тель-Авив һәм Вашингтонның нияте, лидерларны юк итүгә, илдә халык баш күтәрер, фетнә дулкынында идарәгә килгән яңа лидерлар сиончылар һәм американнар кубызына биер, илнең бөтен байлыгын бизәлгән табакка салып Трамп һәм Нетаньяху кулына тапшырырлар, дигән фикергә нигезләнгән иде.
Андый уйлар кысыр аналитика нәтиҗәсе генә булып чыкты. Беренче төндә, чынлап та, Тәһранда рухани лидерның үтерелүе уңаеннан шатлык белдерүче халык төркемнәре урамнарда күренде. Яңа көн атуга, аларны йөз меңләгән башка халык алыштырды: «Америкага үлем!», «Израильгә үлем!» дигән лозунглар яңгырады. Югары хәрби җитәкчелекнең байтак өлеше юк ителүгә карамастан, фарсы ракеталары һәм пилотсыз очкычлары күпләп һавага күтәрелде. Иран стратеглары төп утны башта Израильгә түгел, ә Якын Көнчыгыштагы АКШ һәм НАТО базаларына юнәлтте. Дубай һөҗүмгә дучар булды, Кувейттагы базалар дөрләде, Бәһрәйн шартлау тавышларына күмелде, Гыйрак Әрбәләсендәге корал складлары күккә очты. Хәтта Әр-Рияд белән Оманда да ракеталар төшкәләде. Вашингтон өч сугышчысының үтерелүен таныды. Тәһран исә үтерелгән һәм яраланган янки солдатлары санын берничә йөз дип күрсәтә. Пилотсыз очкыч Кипрдагы Бөекбратания хәрби базасына да барып җитте. Кипрда Израиль авиациясен ягулык белән тәэмин итә торган терминал урнашкан. Шуны юк итә алсалар, фарсылар һава һөҗүмнәре ешлыгын киметүгә ирешерләр иде. Якын Көнчыгыштагы радарларны юк итү исә аларга бүген үк курыкмыйча Дубай өстендә очып йөрергә мөмкинлек бирә.
Башланган сугышка халыкара кайтаваз да сиончылар һәм алар кубызына биегән Трамп көткәнчә түгел. Пакыстанда, ярсып, Америка илчелеген штурмлаучы халыкка ут ачып, утыздан артык кеше үтерелде. Гыйракның Яшел зонасындагы Вашингтон дипломатлары резиденциясе фетнәчеләр чолганышында. Полиция белән бәрелешләр бара. Бәһрәйнда шундый ук хәл.
Израильгә дә масштаблы һөҗүмнәр бара. Ливан Хизбулласы бүген таңда берничә ракета атты һәм сугышка кушылуын белдерде. Трамп бер яктан сугышны җиңгәнче дәвам итәчәген әйтсә, икенче яктан сөйләшүләргә әзер торуын белдерә. Дәвамлы сугыш Якын Көнчыгышта фетнә спирале бөтерелүгә китерергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез