Газетага язылу

Якын Көнчыгыш зур сугыш бусагасында

Үткән атна янә алтын һәм көмеш суперралие белән узды. Сары металл унциясе тарихи рекорд куйды: бәясе 5 мең доллардан узып китте.

Көмеш бәясе 106 доллардан да узды. Моннан йөз ел элек алтын бәясе 20,63 доллар булган. Быелгы көмеш ул чактагы алтыннан 5 тапкырдан да кыйммәтрәк. Алтын исә үзенең йөз ел элекке бәясен 242 тапкырдан да уздырды.

Долларның чүпкә әйләнеп баруын шуннан да яхшырак сурәтләп булмый инде. Америка акчасының халыкара резервлардагы өлеше тарихи минимумда. Долларның кыйммәте югалу шулай дәвам итсә, АКШ өчен катастрофага әйләнәчәк. Гыйнвар ахырында Америка хөкүмәте яңадан шатдаун тозагына төшәргә җыена, ягъни хөкүмәтне финанслау тукталу ихтимал.

Трамп үзенең бер еллык идарәсе нәтиҗәләре белән күпме генә шапырынмасын, океан артында хәлләр шәп түгел. Дәүләт департаменты өчен бер генә юл кала: кичекмәстән зур сугыш башлау. Сугышка әзерлек инде бара. Якын Көнчыгышка масштаблы көчләр китерелә. Ял көнне АКШ Хәрби-диңгез көчләренең очкыч йөртә торган Абрам Линкольн корабы җитәкчелегендәге һөҗүм итә торган кораблар төркеме Якын Көнчыгышка килеп җитте һәм Иранга якын урнашты. Алдагы көннәрдә Израильнең оборона системасын ныгыту өчен төбәккә THAAD ракетага каршы оборона комплексы батареясе килүе көтелә. Хәрби транспорт авиациясе инде ай башыннан бирле булачак сугыш мәйданына хәрби техника ташый. Вашингтон бу юлы хәлиткеч сугышка әзерләнә. Максаты – Тәһранны тулысынча тар-мар итү.

 

Әлегә ике як та тел кылычы белән сугыша. Фарсылар бөтен Якын Көнчыгышны тетрәтәчәк җавап һөҗүмнәре вәгъдә итә. Төбәктәге Америка самолетлары һәм ракеталары күтәрелгән һәр илгә ут ачарга җыенуын яшерми. Иранның Милли иминлек комиссиясе рәисе: «Төбәктәге Америка солдатлары инде гаиләләре белән бәхилләшеп өлгергәндер», – дигән дәһшәтле белдерү ясады, ягъни американнар ялгыш адым ясаса, югалтулары зур булачак.

 

Американнар Якын Көнчыгыштагы һава һөҗүменә каршы тору системаларын көчәйтә. Бу атна ахырында EA-37B радиоэлектрон көрәш самолеты Бермуд утрауларындагы базадан күтәрелеп, Германиядәге Рамштайн базасына китерелде. Ул Венесуэладагы хәрби операцияне тәэмин иткән иде. Хәтерләсәгез, Каракасның һава һөҗүменә каршы тору системалары АКШ самолетларына каршы бер залп та ясый алмады. Технологик яктан өстенлек тулысынча американнар кулында, әмма үткән елгы унике көнлек сугыш Иран ракеталарыннан тулысынча имин булу мөмкин түгеллеген күрсәтә. Иран шулай ук Кытайдан бик күп хәрби техника китерде. Якынлашып килә торган давыл кемнең нигә сәләтле булуын күрсәтер.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

                          

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре