Аның әйтүенчә, шушы көннәрдә киләсе 7 еллык чорга һөнәрләргә ихтыяҗ фаразы эшләнеп бетәчәк.
«Бу фаразга иң кирәкле нинди эшче һөнәрләре кергән дип уйлыйсыз? Хәзер җиңүчеләр буларак сәхнәгә чыгачак һөнәр ияләре – эретеп ябыштыручылар һәм тегүчеләр бу», – дигән Голикова.
Сүз уңаеннан, киләсе елның 1 гыйнварыннан һөнәрләрнең яңа исемлеге гамәлгә керә. Аңа коуч, спа-менеджер, ясалма фәһем буенча белгеч, копирайтер, ландшафт дизайнеры кебек яңа һөнәрләр эләккән. Әлеге һөнәрләрнең рәсми төстә танылуын һәм алар өчен һөнәри стандартлар эшләнәчәген аңлата бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез