Ял көннәрендә 5 градус салкын булачак

Республика берничә көн дәвамында көньяк циклон йогынтысында асылда болытлы яңгырлы һава күзәтелде. Ял көннәренә  циклон чигенә.

Шимбә – 25 октябрьдә һәм якшәмбе – 26 октябрьнең беренче яртысында җилсез, явым-төшемсез һава көтелә. Якшәмбедә кич көнбатыш районнарда аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +5...+11 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +3...-2, якшәмбе – көнчыгыш районнарда урыны белән -5 градуска кадәр төшәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 27-28 октябрьдә республикада янә аз гына яңгырлар явып узарга мөмкин. Көндез җылы һава саклана: +6...+11 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре