Киләсе ял көннәрендә казанлыларның йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай прививка ясау мөмкинлеге булачак.
Мәсәлән, шимбә көнне, 7 майда, ветеринарлар Адмиралтия бистәсендә Кызыл Химик урамындагы 32нче мәктәп янында (10:00 дән 12:00 гә кадәр) һәм Юдино бистәсендә Красиков һәм Кибет урамнары киселешендә (14:00 дән 16:00 гә кадәр) эшләячәк.
Якшәмбе, 8 майда, ветеринарлар барлык теләүчеләрне Калинин бистәсендәге Равнинная урамы 53нче йорт янында (10:00 дән 12:00 гә кадәр) һәм Залесный бистәсендәге Кырлай урамында (14:00 дән 16:00 гә кадәр) кабул итәчәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез