Ял көннәрендә Татарстанда бик җылы булачак

Шимбә – 28 сентябрьдә Татарстанда +22 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Якшәмбе көнне исә термометрның терекөмеш баганасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә көнне төнге сәгатьләрдә һава температурасы +8...+13 градус, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +2...+7 градус булачак. Аз гына кырау төшәргә мөмкин.

Якшәмбе – 29 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +17...+23 градуска кадәр җитәчәк. Төнлә +9...+14 градус. Җил тизлеге секундына урыны белән 15-18 метрга җитәчәк.
Дүшәмбе – 30 сентябрьдә көндез һава температурасы +20...+25 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +7...+12 градус. Секундына 13 метрга кадәр тизлектә җил.
Синоптиклар фаразына караганда, республикада әбиләр чуагы 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре