Ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы нинди булачак?

Ял көннәрендә Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

«Шимбә көнне Татарстанда температура +4тән +6 градуска кадәр булачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында термометр баганалары +7...+9га кадәр күтәреләчәк», – диде синоптик. Шулай ук бу көнне яңгыр явачак.

Якшәмбе көнне республикада явым-төшем көтелми. Көндез температура +3...+5 градус булачак.

Шимбә көнне Казанда шулай ук яңгыр көтелә, төшкә таба ул бераз көчәячәк, ә 19 сәгатьтән соң туктаячак. Көндез температура +5тән +7 градуска кадәр булачак.

Якшәмбе көнне шәһәрдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, әмма һава температурасы көндез +4...+6 градус тәшкил итәчәк.

«Шимбә көнне дә, якшәмбе көнне дә Татарстанда, шул исәптән республика башкаласында да, җил көнбатыштан исәчәк, әмма көчле түгел – секундына 1-3 метр тизлек белән», – дип билгеләде синоптик.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре