«Яланаяклы кыз» сериалы заманында халык арасында шактый уңыш казанган иде. Хәер, аны әле дә яратып карыйлар, Дилбәр белән Самат мөнәсәбәтләре өчен әле дә борчылучылар юк түгел. «Яланаяклы кыз»да төшкән артистлар белән хатирәләрне яңартуны дәвам иттерәбез.
Җырчы Ләйсән Сөнәгатова (сериалда Алсу ролен башкарды):
- Сериал төшерү бик күңелле вакыт булып истә калган. Без - яшь артистлар, дәрәҗәле, олпат артистлар белән бер өстәл артында утырып, бер өйләрдә кунып, аралашашып яшәдек. Бу минем өчен зур вакыйга иде! Сериалга кастинг аша килеп эләктем. Алсу роленә дүрт кешене карадылар. Без текст укыдык, камерага төшерделәр.
 «Уйныйсыңмы, юкмы» дип кенә чакырмадылар, рольләргә кереп, әнә шулай кастинг узып йөрдек. Бу вакытта миңа 24-25 яшьләр тирәсе. Кошман авылы бик матур җирдә урнашкан, аның табигате искиткеч иде. Авыл халкы шундый гади, кызыксынучан! Аларга съемка мизгелләре бик кызык иде. Читтән генә, ничек итеп кино төшерәләр икән, дип карап торалар иде. Бигрәк тә балалар. Колхоз ашханәсендә ашаттылар безне. Бик тәмле иттереп! Авылча, күп итеп, мул итеп! Авыл халкы якын күрде безне.
Алсу роленнән соң популярлык килдеме-юкмы, әйтә алмыйм. Моңа кадәр телевидениедә күренә идем мин. Өстәвенә Зөфәр абый Хәйретдинов төркемендә дә җырлыйм. Сериал чыккач күпләр: «Ай-яй, яратмадык сине!» диделәр. «Бик начар роль башкардың, кызым» - диючеләр дә булды. Бер яктан бу сериал миңа тискәре ярлык та такты, кеше мине усал итеп истә калдырган, шундый дип уйлый. Усаллыгым юк үзе. Дөреслек ярата торган кеше мин. Шул кагыйдә белән яшим. Бөтен кешегә тигез булсын, дим. Миңа еш кына Алсу дип тә дәшәләр әле (көлә).
Хәзерге Ләйсән - бик бәхетле хатын-кыз. Өч кыз үстерәбез. Олы кызыма инде 16 яшь! 19 ел дәвамында Казан шәһәр филармониясендә эшлим. Иҗат итәм, яшим, кыскасы. Үзебез торган йортта рәис булып та эшлим әле мин. Йортыбызны тәртиптә тотарга, матур итәргә тырышабыз. Йортыбыз яңа булса да, кыяфәте әллә ни түгел иде. Йөрәк түзмәде, мондый җаваплы эшкә алындым. Әкрен генә эшләп барабыз, әле подъездда ремонт ясыйбыз, әле тышын матурлыйбыз. Ул, чыннан да, бик матур!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез