Мари Элдәге давылдан һәлак булучылар арасында Питрәч районының Көек авылыннан да кешеләр бар. Бу хакта Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов хәбәр итте.
"Сезгә тирән кайгы хисе белән хәбәр итәм, кичә Марий Эл Республикасында, Яльчик күле янындагы давыл нәтиҗәсендә Питрәч районының Көек авылы кешеләре фаҗигале рәвештә һәлак булды. Сәлимовлар гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига», – дип билгеләп үтте ул.
https://vatantat.ru/2023/07/118840/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез