Махсус хәрби операциядә тагын бер якташыбыз геройларча һәлак булды, дип яза "Минзәлә- информ" .
Хуҗәмат егете Айдар Мирхалимовның тормыш юлы үз яшендәге күпчелек яшьтәшләре тормышы кебек үк: мәктәп - уку йорты - армия. Аннан эшкә урнаша. Ул соңгы эш урыны – Чаллыдан мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота.
"Бик тырыш, хезмәт сөючән егет иде. Әти-әнисенә хуҗалыкта нык ярдәм итте. Бергәләшеп балыкка йөрүебезне сагынып сөйләргә генә калды",- дип искә алганнар аны классташлары.
"Соңгы сөйләшүебездә ялга кайтам, дигән иде" – дип сөйләгән Айдарның әтисе Фоат Михалимов җирле басма хәбәрчесенә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез