Газетага язылу

«Ялгыз яшим»: Марат Яруллин гаилә корырга теләвен белдергән

Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Марат Яруллин, өйләнеп, гаилә корып яшәргә әзер икәнен белдергән.

Үзе әйтүенчә, хатыны булырга лаеклы кыз тапса,  шундук аңа тәкъдим ясаячак. Артист TatNews Tatar хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән, дип яза “KazanFirst”.

– Үз кешеңне табып, аның янәшәсендә булудан, никахлашканчы да, никахлашкач та тугры булып яшәүдән яхшысы юк. Өйләнмәгәнмен икән, үземә туры килгән кешене таба алмаганмын әле, димәк. Әти-әнидән никахлашуга ризалык алыргамы, дип сорыйсызмы? Әти дә, әни дә бу кеше белән яшәмәячәк бит.

Шулай да аларның хуплавы начар булмас иде, – дип билгеләп үткән Марат Яруллин.  Тәкъдим ясаганчы, күпме вакыт очрашып йөрергә кирәк, дигән сорауга, Марат тәгаен генә санны әйтә алмавын, әмма, 1-2 ел җитәдер, дип уйлавын билгеләп үткән. Ул шулай ук, бер-берсенә туры килүләрен аңлау өчен, туй алдыннан сөеклесе белән бераз яшәп карауга каршы килмәячәген әйткән. Җырчы әлегә ялгызы яши.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре