Өф-өф итеп тормасаң да, әйбәт кенә уңыш бирә торган яшелчә төрләре бар. Әйтик, ташкабак, фасоль, редис, яшел тәмләткечләр. Кыяр-помидорның да талымсыз сортлары юк түгел.
Помидор
Иртә өлгерешле Толстый Джек сорты шундый. Авырлыгы 300 граммга кадәр җитә. Ачык туфракта да, теплицада да үсә. Һава торышындагы көйсезлекләргә, кыска вакытлы корылыкка чыдам. «Үги» ботакларын кисүне таләп итми.
Гадәттән тыш иртә өлгерешле Японский карлик (үсентенең озынлыгы 30–80 см). Ачык туфракта һәм балконда бик шәп үсә. Помидоры эре түгел, әмма күп була. «Үги» ботакларын кисәргә кирәкми, әмма терәккә бәйләп куясы. Юкса куак помидорларының авырлыгыннан сыгылып, сынарга мөмкин.
Уңышны озак бирә торган иртә өлгерешле Мишка на Севере F1 помидор гибриды. Ачык туфракта да, теплицада да үстереп була. Суыкка-эссегә, корылыкка, киң таралган үсемлек авыруларына чыдам.
Кыяр
Иртә өлгерешле Герман F1 (кыярлары бәйләм-бәйләм булып үсә) чирләргә бирешми. Үзеннән-үзе серкәләнгәнлектән, теплицада һәм хәтта балконда үстерергә мөмкин.
Феникс Плюс – бал кортлары белән серкәләндерелә торган уртача өлгерешле сорт. Кыяр мозаикасы, ончыл чык кебек авыруларга бирешми. Кыярлары сусыл була, кетердәп тора. Тозлау өчен дә, болай гына ашау өчен дә әйбәт.
Ташкабак
Иртә өлгерешле, мул уңышлы Шкипер F1. Ташкабак «дошманы» – карбыз мозаикасы вирусына чыдам. Начаррак туфракта да мул уңыш бирә.
Кавили F1 – чиктән тыш иртә өлгерешле, яшелчәне бик озак бирә торган сорт. Һава шартлары начар булса да, уңышына зыян килми. Чирләргә бирешми. Озынча, йомшак кабыклы.
Яшел тәмләткеч
Укроп арасыннан Аллигатор – тәрбиягә исе китми торган уртача өлгерешле сорт. Авыруларга, хәтта кыска вакытлы кырауларга да чыдам.
Соң өлгерешле Кибрай. Куе «яфраклы» булуы белән җәлеп итә. Салкынга, авыруларга гаять чыдам. Уңдырышсыз туфракта да гөрләп үсә. Ләкин, шытып, бераз үскәнче, суны еш сибеп торуны ярата.
Петрушкадан иртә өлгерешле Богатырь сортына игътибар итәсе. Кисеп алганнан соң яфраклары тагын бик тиз үсеп чыга. Яфракларын гына түгел, тамырын да кулланырга мөмкин. Күләгәдә дә, салкында да әйбәт үсә.
Андрюшка – яфраклы сорт. Кыска вакытлы кырауны, корылыкны әйбәт кичерә.
Редис
Жара һәм Французский завтрак – иң талымсыз сортлары. Эссегә, суыкка бирешми, тиз картаймый.
...һәм башкалары
Фасоль – Сакса без волокна 615. Тиз өлгерә, чиргә бирешми.
Баклажан – Король Севера F1. Һава көйсезлекләрен җиңел кичерә, күп тәрбия таләп итми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез