Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган 1 июнь – Балаларны яклау көненә багышланган брифингта «Татмедиа» АҖ акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.
– Без 1 нче июнь көнне «Ялкын» журналының 100 еллыгына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның килүен көтәбез. Бу – «Ялкын» журналы өчен иң зур бүләк. Басмага бер гасыр – Татарстанда да, Россиядә дә мондый абруйлы журнал юк, – диде Шамил Садыйков. – «Ялкын» – татар мәдәнияте, журналистика, тел үсешенә зур өлеш керткән журнал. Республикада бик күпләр балачагын, яшьлеген шушы журнал аша ачкандыр. «Ялкын»ны белмәгән татар кешесе юктыр дип уйлыйм.
«Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры белдергәнчә, журналның юбилее Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән оештырылачак. Бу уңайдан ул аңа рәхмәтен җиткерде.
–Бәйрәмнең төп миссиясе – яшьләрне «Ялкын” тарихы белән таныштыру, аларда туган телебезгә, тарихыбызга мәхәббәт уяту, – диде Шамил Садыйков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез