«Ялкынсыну дәрәҗәсен киметә»: файдалы табигый антибиотиклар исемлеген атадылар

Уфа Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары табигый антибиотикларның бактерияләргә каршы көрәштә ярдәм итүе һәм иммунитетны ныгытуы хакында сөйләде. Белгечләр иң яхшы антибиотик аналоглары дип биш табигый продуктны атады. 

Беренче урында – сарымсак. Бу яшелчәдә көчле антибактериаль үзлекләре булган матдә – аллицин бар. Сарымсак организмдагы ялкынсынуны киметергә ярдәм итә.

Бал да табигый антибиотик булып санала. Ул инфекцияләргә каршы тора. Бигрәк тә тамак ялкынсынганда, вирулсар белән яхшы көрәшә.

Имбир үзенең антибактериаль һәм ялкынсынуга каршы үзлекләре белән күпләргә таныш. Ул салкын тию һәм грипп билгеләрен җиңеләйтергә булыша.

Чәй агачы мае. Әлеге май тире инфекцияләрен дәвалау өчен киң кулланыла.

Шулай ук табиблар зәйтүн маен да файдалы исемлеккә кертә. Зәйтүн мае ялкынсыну дәрәҗәсен киметә һәм организмны бактериаль инфекцияләрдән саклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре