Шимбә – 29 ноябрьдә күпчелек районнарда яңгыр, җепшек кар явып үтәчәк. Якшәмбе – 30 ноябрьдә исә аз-маз гына явым-төшем көтелә. Һава температурасы көндез 0...+5 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә –2...+3 градус тәшкил итәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 1 һәм 2 декабрьдә республикада антициклон урнаша. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0...+4 градус күрсәтәчәк, төнге сәгатьләрдә 0 градус чамасы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез