Татарстанда һава торышы үзгәрә. Эссе, коры һаваны якын көннәрдә явым-төшемле, җилле һава алыштырачак.
Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, шимбә һәм якшәмбе – 27–28 майда кыска вакытлы яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Көндез +24...+29, көнчыгыш төбәкләрдә +32 градуска кадәр эссе. Төнге сәгатьләрдә исә термометрның терекөмеш баганасы +14...+19 градуска кадәр төшәчәк.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 29 майда һава температурасы кимеп, көндез +21...+26, төнлә +11....+16 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук яшенле яңгырлар явып үтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез