Газетага язылу

Ялларда һәм киләсе атнада һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Киләсе ялларда Татарстан төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынтысына дучар булачак. Шунлыктан һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булачак.

Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Иртәгә, 7 августта төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәр дип фаразлана, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +13...+18 градус, көндез +26...+ 31 градус җылы булачак.

Шимбә, 8 августта, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Көндез боз явуы ихтимал. Төнлә +16... +21,  көндез +24...+29 градус, көнчыгыш районнарда +32 градуска кадәр җылы булачак.

Якшәмбе, 9 августта, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Температура бераз түбәнәя: төнлә +14...+19 градус, көндез  +22...+27 градусҗылы фаразлана.

Метеорологларның фаразлары буенча, дүшәмбе, 10 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, +20….+25 градус җылы көтелә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре