Республикага Арктикадан суык һава агымнары үтеп керде. Ялларда – 27–28 сентябрьдә дә салкынча һава саклана. Тәүлеклек уртача температура нормадан 2–3 градуска кимрәк булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +6...+12, төнлә 0...+7 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 29–30 сентябрьдә явым-төшем булмаячак. Салкынча: көндез термометрның терекөмеш баганасы +6...+11 градус кына күрсәтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез