«Әмма алга таба антициклон килә һәм температура түбәнәюен дәвам итәчәк. Якшәмбегә каршы төндә Татарстан башкаласында һава температурасы 0..-2 градус тәшкил итә, яңгыр җепшек карга әйләнә. Әмма якшәмбе көндез явым-төшем туктый һәм кояшлы һава торышы (0 градус тирәсе) урнаша. Юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге кимеп, секундына 4-5 метр тәшкил итәчәк, ә атмосфера басымы терекөмеш баганасының 750-752 миллиметрына кадәр күтәреләчәк», – диде синоптик.
Гомумән алганда, шимбә көнне республикада һава температурасы +3..+6 градус тәшкил итә. Шулай ук яңгыр ява, ул якшәмбегә каршы төндә карлы яңгырга әйләнәчәк. «Якшәмбе иртәсенә Татарстанда -1..-3 градуска кадәр суыта. Көндез температура 0..-2 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай ук якшәмбе иртәсендә республикада җепшек кар явачак. Көндез исә явым-төшем көтелми», – дип хәбәр итте белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез