Газетага язылу

Ялларда республикада нинди һава торышы булачак?

Озак сузылган гадәттән тыш җылы һава торышыннан соң Татарстанда температура нормага якынлашты.

Алдагы көннәрдә республикадагы һава торышына төньяк циклоны йогынты ясаячак. Шимбә – 13 декабрьдә кар көтелә, буран чыгачак. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –2...–7, төнлә –4..–9 градусны күрсәтәчәк. Якшәмбе – 7 декабрьдә суыта. Һава температурасы –10...–15 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Кар көтелә, буран чыгачак.

Татарстан буенча ЭЭМның ГАИ идарәсе бик кирәк булмаган очракта, зур юлларга чыкмаска киңәш итә.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында да һава торышы әллә ни үзгәрми. 15–16 декабрьдә температура –10...–17 градус тирәсе булачак. Салкын, бераз кар явачак.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре